Очрадың да юлларымда

Очрадың да юлларымда
Җырларыңа урадың.
Алып киттең күңелемне…
Хәзер синдә уйларым!

Торасың гел күз алдымда,
Колагымда — моңнарың…
Җыр булып кил син тагын да,
Тынгы бирмәс хыялым!

Очрадың да юлларымда
Тормышымны нурладың.
Мәхәббәтле күзләреңне
Күреп һич тә туймадым.

Торасың гел күз алдымда,
Колагымда — моңнарың…
Җыр булып кил син тагын да,
Тынгы бирмәс хыялым!

Очрадың да юлларымда
Йөрәгемә моң салдың.
Сөюемне, көюемне
Ник әйтергә кыймадым?!

Торасың гел күз алдымда,
Колагымда — моңнарың…
Җыр булып кил син тагын да,
Тынгы бирмәс хыялым!

Оставьте комментарий