Сагыш (дүртенче вариант)

Узган көннәр томанына
Аккоштай йөзеп киттең.
Өмет тулы күңелемне
Мәңгегә моңсу иттең.

Ник сагышлы таң былбылы,
Нигә җырлый өзелеп,
Ник яшь түгә сабый таллар
Дулкыннарга иелеп-иелеп?

Сагышларга чара эзләп
Урманга кереп китәм.
Таң җилләре искән чакта
Мин синнән хәбәр көтәм.

Ник сагышлы таң былбылы,
Нигә җырлый өзелеп,
Ник яшь түгә сабый таллар
Дулкыннарга иелеп-иелеп?

Без танышкан чишмә юлы
Уйны үзенә тарта.
Күрешүләр килер сыман
Шәфәкъ алсуланганда.

Ник сагышлы таң былбылы,
Нигә җырлый өзелеп,
Ник яшь түгә сабый таллар
Дулкыннарга иелеп-иелеп?

Оставьте комментарий