Солдатта булган, диләр…

Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Землянкада

Йөрәк типкән саен дәшәм аңа,
Күз алдымнан китми иркәм бер.
Тик мин генә шулай сагынам микән,
Ул да мине уйлый микән бер?

Бозма вәгъдәләреңне

Сөюләрем көчле,
Һәтәр яшен төсле,
Сак бул, син, ут белән уйнама!
Вәгъдәләрең бозсаң,
Ятларга кул сузсаң,
«Гафү итәр бу!» — дип уйлама.

Ал да нур чәч халкыңа

Айга үрләп, нурда уйнап,
Күкрәгемне нурладым.
— Ит гафу әй, ай, дидем мин,
Нурларыңны урладым.

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.

Сөйлә, гармун, серләремне

Күңелемдәге серләремне
Салдым гармун теленә.
Гармун телләре серемне
Сөйләсен дип үзеңә.