Землянкада

Йөрәк типкән саен дәшәм аңа,
Күз алдымнан китми иркәм бер.
Тик мин генә шулай сагынам микән,
Ул да мине уйлый микән бер?

Землянкада иптәшләрем йоклый.
Ә мин уяу,
Нәрсә көтәмдер?
Тик мин генә шулай сагынам микән,
Ул да мине уйлый микән бер?

Почтальон хатлар китереп китте,
Бәлки, мине күрми үткәндер?
Бәлки, тик мин генә шулай сагынам булыр,
Ә ул мине онытып беткәндер?

Бәлки хатлар соңга калган булыр,
Язар әле, язар иркәм бер!…
Тик мин генә шулай сагынам микән,
Ул да мине уйлый микән бер?

Оставьте комментарий