Адаштык мәхәббәт илендә

Кояшка үрелә бар гөлләр,
Җылыга тартыла күңелләр.
Нигәдер юл тапмыйм мин генә
Үтәргә йөрәгең түренә.

Төнге урамнарда…

Йөрим төнге урамнарда,
Күңелгә моң кем сала?
Һични генә эшләп булмый,
Йөрәккәем минем тынмый,
Бар урамнар тынса да,
Бар урамнар тынса да.

Изге көзге

Урап туган йортка кайттым,
Иске көзгегә мин бактым:
«Таныйсыңмы, көзге, син мине?»
Көзге миңа җавап бирми,
«Саумы, саумы, улым”, — дими,
Еллар аямаган бит сине.

Гомеркәйләр аз гына

Чишмә җырлый,
Чалгы чыңлый,
Сулыр һава бал гына;
Бел кадерен җәйләреңнең,
Бел кадерен җәйләреңнең,
Җәй — кәккүкле таң гына,
Җәй — кәккүкле таң гына, таң гына.