Коен

Коен уйный, коен.
Калсаң коен уртасында,
Кыен икән, кыен.

Юлларыма гөлләр үскән,
Кошлар моңы чыңлый.
Тик мин генә нигә әле
Моңаямын шулай?

Шомнар салып, кемнәр ярсып
Үтте сымак җырлап.
Уйларымны өерелтеп
Алып китте ерак.

Юлларыма гөлләр шыткан,
Кошлар моңы чыңлый.
Тик мин генә нигә әле
Ямь тапмыймын шулай?

Күңелемдә өерелеп
Коен уйный, коен.
Тындырырга, син янда юк,
Кыен миңа, кыен.

Юлларыма гөлләр үскән,
Кошлар моңы чыңлый.
Тик мин генә нигә әле
Ямь тапмыймын шулай?

Оставьте комментарий