Талпынам

Төзәлгәндер инде, дидем,
Әрнүләрем басылгач.
Йөрәк ярам чәнчеп куйды
Яз бөреләр ачылгач.

Талпынам мин талпынам,
Мәхәббәтем артыннан.
Чәчләремә кар яуганмы,
Тартынам шул тартынам?

Талпынам мин талпынам,
Җиде диңгез артыннан.
Өнемдә дә, төшемдә дә
Мин очырга талпынам.

Талпынам мин талпынам,
Киләчәгем артыннан.
Ватанымнан мин көч алам,
Куәт алам мин халкымнан.

Оставьте комментарий