Сабырлык (беренче вариант)

Дәва бар бит әле йөрәккә дә,
Ә сагыштан бармы дарулар?
Тик бәхетлеләргә насыйп була
Сөйгән ярлар белән калулар.

Нинди матур безнең тын бакчалар

Нинди матур безнең тын бакчалар,
Гөлчәчәкләр бигрәк ягымлы;
Мин шуларга карап өзелеп сагынам
Яшьли сөйгән гүзәл ярымны.

Ник китәсез, кызлар, авыллардан?

Ник китәсез, кызлар, авыллардан
Егетләрне ялгыз калдырып?
Нинди бәхет чишмә буйларыннан
Бер әйләнсәң кичен пар булып.

Мин кайтырмын язлар җиткәч

Мин кайтырмын сиңа еллар үткәч
Салкын кышның ыҗгыр буранында.
Карга бата-чума бер йөрербез
Туып үскән авыл урамында.