Ник китәсез, кызлар, авыллардан?

Ник китәсез, кызлар, авыллардан
Егетләрне ялгыз калдырып?
Нинди бәхет чишмә буйларыннан
Бер әйләнсәң кичен пар булып.

Ник китәсез, кызлар, авыллардан
Авылларның алып бар ямьен?
Җәйге алсу таңнар, моңсу таңнар,
Кемнәр өчен сузар тальянын?

Ник китәсез, кызлар, авыллардан
Егетләргә төшереп зур хәсрәт?
Сездән башка, алар ярты гына,
Була мени ярты мәхәббәт?

Оставьте комментарий