Көзге җыр (Көзге яфрак)
Тәүге яфрак кыштырдагач,
Кошкайлар китә икән,
Ә күңелләр киткәннәрне
Көтә дә көтә икән.
Тәүге яфрак кыштырдагач,
Кошкайлар китә икән,
Ә күңелләр киткәннәрне
Көтә дә көтә икән.
Без йөргән аланнар еракта
Күмелә, күмелә, күмелә…
Сөйләмә, кирәкми, барсы да
Күңелдә, күңелдә, күңелдә.
Күңелгә син бик кирәк —
Кояшым юк синсез күгемдә.
Сызланам, уйланам, моңланам,
Әгәр килмәсәң бер көнендә.
Сине генә сагынудан
Чишмә чылтырый,
Талпынышып һәр иртәдә
Кошлар җыр җырлый.
Дим ярында моңсу гына
Үсә куштирәккәем.
Куштирәк янында көтә
Сине яшь йөрәккәем.
Агымсуга карый-карый
Уйлама, Каратолым!
Серен белеп буламыни
Сөюнен, яратуның?
Әйт, агымсу,
Сөйләче тып-тын гына:
Кем бәхете уралган толымына?
Җәйге таң авыл өстендә
Сызылып килгәндә,
Гармунның моңы сибелде
Тыныч өйләргә.
Кояш баей тагы төн җитә,
Төнлә бары тик сагыш көтә.
Җавапсыз бит минем сөюем,
Яратамын өзелеп диюем.
Иңнәремнән кочып озата килдең,
Ике кулың тойды иңнәрем.
Үзең сүзсез карап кына тордың,
Хисләреңне тойды йөрәгем.
Кочагыңнан тартып алды
Каты куллы язмышым.
Ә мин юләр, ычкынмыйм дип,
Кулларыңа ябыштым.