Мин бәхетле

Көтүләрнең авырлыгын беләм.
Сине көтеп үтә кичләрем,
Сине юксынудан күңел елый.

Шуңада бит, шуңада бит,
Шуңада бит моңлы хисләрем.

Көтүләрнең газапларын беләм,
Синсез үтә минем көннәрем,
Сине сагынудан зарыгам мин.

Сагышлардан, сагышлардан,
Сагышлардан сызыла йөрәгем.

Көтүләрнең михнәтләрен беләм,
Синсез каршы алам таңнарны,
Моңсу таңнар тагы өмет өсти.

Мин бәхетле, мин бәхетле,
Мин бәхетле җирдә син барсың.

Оставьте комментарий