Мәхәббәт моңы

Күз карашың белән озатып,
Очрашуны көтеп каласың
Сөюеңне беләм әйтмәсәң дә,
Сагыш утларына саласын.

Уйна иркәм, уйна гармуныңны
Сихри моңлы, айлы кичләрдә,
Мәхәббәтнең моңы мәңгелегек ул
Калсын сөю якты хисләрдә.

Сагыш утларына салма мине
Сөю ялкыннарын яндырып,
Күз яшьләрең тамчы, тамчы тама
Китәсең дип тагын калдырып

Уйна иркәм, уйна гармуныңны
Сихри моңлы, айлы кичләрдә,
Мәхәббәтнең моңы мәңгелегек ул
Калсын сөю якты хисләрдә.

Гаепләрем булса кичерә күр
Тик син генә бары уйларда,
Мәхәббәт ул барысыннан өстен
Яңгырасын мөңлы җырларда.

Уйна иркәм, уйна гармуныңны
Сихри моңлы, айлы кичләрдә,
Мәхәббәтнең моңы мәңгелегек ул
Калсын сөю якты хисләрдә.

Оставьте комментарий