Уйна, егет, кураеңны

Күкрәген киң — әйдә уйна,
Курай моңы яңграсын.
Кышның сары бураннары,
Көткәндә дә, күңелләр дә,
Тал тирәкләр яфрак ярсын.

Яшьлегем тирәкләре

Куш тирәккә куш яулыклар бәйләдем мин,
Куш шатлыклар булып җилберләсен өчен.
Бер әйләнеп кайтырсың дип,
Бер әйләнеп кайтырсың дип,
Тирәкләргә башым идем иртә-кичен.

Язлары еракта гомеремнең

Көз инде, бу — кара көз инде.,
Агачлар да сулган, гөлләр дө,
Ашкынма, йөрәгем, ярсынма, түз инде,
Көз килгән бу кара көннәрдә.

Көтәм сине, балам!

Көтәм сине, җырлы язлар килеп,
Кар сулары шаулап акканда.
Көтәм, балам, бакчабызда гөлләр
Матур чәчәкләрен атканда.

Кыңгырау чәчәкләре

Кара урман уртасында
Яшел үзәндә
Кыңгыраулар, кыңгыраулар
Җилдә тирбәлә.
Кыңгыраулар, кыңгыраулар,—
Зәңгәр бигрәк тә;
Зәңгәр сагыш уяталар
Алар йөрәктә.

Кил син миңа (беренче вариант)

Кышлар салкын димә, кил син миңа
Сагынганда бергә чакларны.
Җылы тыным белән эретермен
Чәчләреңә кунган ак карны.