Яшьлегем тирәкләре

Куш тирәккә куш яулыклар бәйләдем мин,
Куш шатлыклар булып җилберләсен өчен.
Бер әйләнеп кайтырсың дип,
Бер әйләнеп кайтырсың дип,
Тирәкләргә башым идем иртә-кичен.

Куш тирәккә кара кайгы салмадым мин
Һәм түкмәдем күз яшьләре, булса кыен.
Бер әйләнеп кайтырсың дип,
Бер әйләнеп кайтырсың дип,
Сөю җыры җырладым мин һәр таң саен.

Куш тирәктә куш яулыклар уңды инде,
Тик уңмады сөю хисе йөрәкләрдә.
Һаман кайтмый әйләнеп, дип,
Һаман кайтмый әйләнеп, дип,
Җилләр булып сагыш йөри тирәкләрдә.

Оставьте комментарий