Кичерегез, якын затлар

Бу юлы да кайта алмадым,
Кичерегез, якын затлар,
Көтәсездер ял көннәрен,
Күптән юктыр бездән хатлар.

Кайтыйкче әнкәй янына

Туып үскән оя сагындыра,
Сагындыра аның җылысы.
Ана өчен һәрчак бала булып
Кала аның кече, олысы.

Минем әни

Әнием мине ярата,
Җилкәмнән кочып сөя.
Шул чагында шатлыгымнан
Башым түшәмгә тия.
Минем әнием ягымлы,
Әнием иң сөйкемле.
Үсеп җиткәч, мин үзем дә
Булам әнкәй шикелле.

Сиңа гына язган хатлар

Әгәр еракларга китеп барсам,
Сагынудан синдә янса утлар —
Бәхет тамчылары булып тамар
Сиңа гына язган назлы хатлар,
Сиңа гына язган назлы хатлар.

Сагынам сине, Питрәч

Мишә буе ямьле, Питрәч ягы —
Кочагыңда эреп югалам.
Тигез сукмакларга басып йөрим —
Синең эзләреңне саклаган.