Әнкәемнең бишек җыры

Әнкәемнең җырын тыңлап
Тал бишектә үскәнмен
Шул җыр белән канатланып
Тәпи атлап киткәнмен.

Бишек җыры илһам биргән
Юлдаш булган җаныма.
Әнкәемнең нурлы йөзе
Мәңгегә күз алдымда.

Бишек җыры белән иңгән
Күңелемә яктылык, —
Туган җирне һәм гомерне
Сөю хисе саф булып.

Бишек җыры илһам биргән
Юлдаш булган җаныма.
Әнкәемнең нурлы йөзе
Мәңгегә күз алдымда.

Рәхмәт сиңа, әнкәй бәгърем,
Рәхмәт сиңа, тал бишек.
Әнкәемне, талларымны
Онытыйм соң мин ничек.

Бишек җыры илһам биргән
Юлдаш булган җаныма.
Әнкәемнең нурлы йөзе
Мәңгегә күз алдымда.

Оставьте комментарий