Мин югалмам

Ерактагы берсе сагынып яши,
Берсе мине, ялгыз калдырды.
Онытмаучы, ялгыз калдырмаучы,
Гомерлеккә миңа яр булды.

Таллар арасыннан күтәрелеп
Таралышты кошлар төркеме.
Кояш батты, үтте бу гомернең,
Асыл чакның тагын бөр көне.

Китсәм әгәр, югалырсың сыман,
Ялгыз булмасын дип мин калам.
Көннәр булып балкып яшәрмен мин,
Кара төнең булып югалмам.

Оставьте комментарий