Башкортстан кызы
Йөрәк кебек ярсып, ургып ташып,
Агыйделдә дулкын сикерә.
Бөдрә дулкыннарда уйнап үсте
Талдай зифа буйлы Зөлфирә.
Йөрәк кебек ярсып, ургып ташып,
Агыйделдә дулкын сикерә.
Бөдрә дулкыннарда уйнап үсте
Талдай зифа буйлы Зөлфирә.
Мин ил гизүче ерак илләрдән,
Күңел нык өшегән шул салкын җилләрдән,
Синең яныңда тукталган идем,
Җаным җылыныр диеп уйлаган идем.
Аһ, зифа буйларың,
Мин күреп туймамын,
Гел сиңа үрелә
Ак челтәр уйларым.
Мин кайчандыр сине югалтудан
Уйларыма кереп югалдым
Хисләремне, сине яратуны
Бәллүр кебек диеп уйладым.
“Аерылабыз, сау бул”, дидең миңа,
Бу очрашу — соңгы мәртәбә.
Юк, ышанмыйм, безнең юлларыбыз
Аерылыр, диеп иртәгә.
Очраштыра, таныштыра,
Кавыштыра аулак өй.
Аулак өйдән китмәс егет
Үзенә яр сайламый.
Моңлы тальян гармуннарда
Кемнәр уйный аулак өй?
Гармун уйнамаган егет
Кызлар күңелен яуламый.
Гөлләрем чәчәк аттылар,
Дөньяга ямь таратып.
Шатлык яшьләрем тамдылар,
Яннарыма син кайттың.
Сөю акчарлагы булып,
Яннарында кагынам.
Тик сиңарга ник мин түгел,
Ә башкалар табылган.
Акбүз атым — көмеш тояк, көмеш тояк,
Ут чыгара ташлардан.
Походларда һаман бергә,
Бергә кердек ут эченә,
Ни үтмәде башлардан.
Бер егет килә урамнан,
Акбүз атка атланган.
Сабан туе ярышында
Беренчелекне алган.
Ал тасмалар бәйләр идем,
Агының ялларына.
Матур җырлар җырлар идем,
Утырып яннарына!..