Акчарлак булалмадым

Сөю акчарлагы булып,
Яннарында кагынам.
Тик сиңарга ник мин түгел,
Ә башкалар табылган.

Акчарлак булалмадым
Канатым кагалмадым.
Сөю акчарлагы булып
Яныңда булалмадым.

Сиңа булган сөю уты
Мәңгелеккә кабынган.
Йөрәгеңә минем тугел,
Башка юллар салынган.

Акчарлак булалмадым
Канатым кагалмадым.
Сөю акчарлагы булып
Яныңда булалмадым.

Яраланган акчарлактай,
Канатым каерылган.
Безнең юллар бергә түгел.
Нигәдер аерылган.

Акчарлак булалмадым
Канатым кагалмадым.
Сөю акчарлагы булып
Яныңда булалмадым.

Оставьте комментарий