Акбүз атым (икенче вариант)

Акбүз атым — көмеш тояк, көмеш тояк,
Ут чыгара ташлардан.
Походларда һаман бергә,
Бергә кердек ут эченә,
Ни үтмәде башлардан.

Акбүз атым — ак канатым,
Эх, аяк басуларың.
Бары син генә басасың,
Бары син генә басасың
Йөрәкнең ярсуларын.

Акбүз атым алдан килә, алдан килә
Язгы сабантуйларын.
Барлык дуслар бәйрәм итә,
Сөенечләр, куанычлар
Мәйданнарга сыймады.

Акбүз атым — ак канатым,
Эх, аяк басуларың.
Бары син генә басасың,
Бары син генә басасың
Йөрәкнең ярсуларын.

Акбүз атым җилдәй җитез, җилдәй җитез,
Илт мине сөйгәнемә.
Мәхәббәт сагышларымны,
Мәхәббәт сагышларымны
Әйт минем чибәремә.

Акбүз атым — ак канатым,
Эх, аяк басуларың.
Бары син генә басасың,
Бары син генә басасың
Йөрәкнең ярсуларын.

Оставьте комментарий