Гөлнарым
Сандугачтай сайрап уйнадың да
Кына гөлләренә кунмадың.
Гөлнарым,
Үкенечкә ярым булмадың.
Сандугачтай сайрап уйнадың да
Кына гөлләренә кунмадың.
Гөлнарым,
Үкенечкә ярым булмадың.
Юлларда буран микән,
Карларын салган микән?
Авылның тар урамында
Сукмаклар калган микән?
Китәм инде, сездән китәм,
Кайтыр өчен китәм читләргә.
Эчәр сулар, язмыш дигән нәрсә
Йөртә безне төрле җирләрдә.
Бөтен нәрсә сине хәтерләтә,
Бөтен нәрсә сине уйлата.
Уйласам, уйларым, җырласам, җырларым
Сагышымны гына яңарта.
Юкка чыгара алмады
Тарихның давыллары.
Яңара бүген, ямьләнә
Болгарның авыллары.
Чайкала иген кырлары,
Уяна таң нурлары;
Киңлекләргә алып бара
Безнең басу юллары.
Матур Азнакай җирендә
Бар бит өч күркәм авыл.
Мәндәй, Чуар, Буралыга
Җырларга кайттык тагын.
Беләм һәр кошның үз ягы —
Туган ягы барлыгын.
Таныйм канатыннан, таныйм
Зәйнең үз акчарлагын.
Бик тиз генә кайтырмын дип,
Киттемдә чит илләргә,
Ачы язмыш бөтереп алып
Богау салды билләргә.
И Казан, Казан, ямьле Казан,
Яшьлегем таңы синдә узган.
Ике күзем өстенә, кыйгач кашлар итеп,
Син миңа бәхетле язмыш сызган.