Зәйнең үз акчарлагы

Беләм һәр кошның үз ягы —
Туган ягы барлыгын.
Таныйм канатыннан, таныйм
Зәйнең үз акчарлагын.

Кил, бәгърем, Зәй буйларына,
Кил кошлар кайткан чакта.
Никтер сине, бәгырькәем,
Охшатам акчарлакка.

Зәй буйларына чыгам да,
Кул болгыйм акчарлакка.
Ул да бит сагынып кайтадыр
Мин кайткан туган якка.

Кил, бәгърем, Зәй буйларына,
Кил кошлар кайткан чакта.
Никтер сине, бәгырькәем,
Охшатам акчарлакка.

Сагынып кайтам туган якка
Зәй буенда йөрергә.
Бергә булыйк, китмә, дисәң,
Калыр идем гомергә.

Кил, бәгърем, Зәй буйларына,
Кил кошлар кайткан чакта.
Никтер сине, бәгырькәем,
Охшатам акчарлакка.

Сине генә сагынып кайтам,
Юк башка сөйгән ярым.
Син бит минем бердәнберем,
Минем үз акчарлагым.

Кил, бәгърем, Зәй буйларына,
Кил кошлар кайткан чакта.
Никтер сине, бәгырькәем,
Охшатам акчарлакка.

Оставьте комментарий