Бөдрә таллар (бишенче вариант)

Китәм инде, сездән китәм,
Кайтыр өчен китәм читләргә.
Эчәр сулар, язмыш дигән нәрсә
Йөртә безне төрле җирләрдә.

Яр буеның бөдрә таллары ла,
Салкын сулы чишмә сулары.
Алып кайта мине балачакка
Сезнең хакта булган уйларым.

Әкияттән тылсым белән алып
Үзгәртергә иде барсын да.
Әти-әниләрнең яшь чаклары
Торса иде һәрчак каршыда.

Яр буеның бөдрә таллары ла,
Салкын сулы чишмә сулары.
Алып кайта мине балачакка
Сезнең хакта булган уйларым.

Бөдрә таллар шаулый яр буенда
Яфрак яра алар җәйләрен.
Бөтенләйгә кайтам тыңлар өчен
Былбылларның моңлы көйләрен.

Яр буеның бөдрә таллары ла,
Салкын сулы чишмә сулары.
Алып кайта мине балачакка
Сезнең хакта булган уйларым.

Оставьте комментарий