Буран микән?

Юлларда буран микән,
Карларын салган микән?
Авылның тар урамында
Сукмаклар калган микән?

Үзем еракта булсам да,
Күңелем өйдә икән.
Капка төпләренә чыгып,
Әнием көтә микән?

Ай, буран буран икән.
Тотыш каплаган микән?
Авылның кышын бу күңелем
Бигрәк сагынган икән.

Үзем еракта булсам да,
Күңелем өйдә икән.
Капка төпләренә чыгып,
Әнием көтә микән?

Оставьте комментарий