Сүнгән өметләр

Өметләрем тагын сүнде инде,
Ничәнче кат сыный язмышым.
Нигә язмыш миңа шулай кырыс,
Кайда булды икән ялгышым?

Соңладың (икенче вариант)

Күптән көтә идем сине, күптән,
Күп елларга инде уралып.
Күңелемнең чәчкә аткан язы,
Җәйләрендә син бит булмадың.

Сине эзлим

Адаштыңмы бураннарда, иркәм?
Адаштыңмы давылларда иркәм?
Син кайда соң? Диңгезләрдә микән?
Чакыр мине: булам сиңа җилкән.

Синнән башка (икенче вариант)

Таңнар сихри атмый син булмагач,
Йолдызларның кими яктысы.
Синең белән генә тормыш ямьле,
Сөюнең дә син иң яктысы.

Сиңа атап җырлар яздым

Сиңа атап күпме җырлар яздым,
Кушып кайнар йөрәк хисләрен.
Бер җырың да миңа түгел, дигән
Сүзләреңнән әллә нишләдем.

Сагышланма

Яшьлек үтте ярсу давыл сымак
Калды анда, безнең язмышларда.
Тик аларга карап, сүнә күрмә,
Сагышланма күңел, сагышланма.

Сагышларның җиңел кайсысы

Кем сагышын алып киттең, болыт,
Авыраеп тулып каласың.
Көзге яңгыр көзге сагыш булып,
Кем җанына, болыт, яварсың?

Сагышларым булып калдың…

Тормыш юлын бергә үтәрбез, дип
Хыялландык яшьлек таңында.
Хыял узды, бары сагыш калды —
Тынгы бирми һаман җаныма.

Сагынырсың (икенче вариант)

Сагынырсың әле син дә бер,
Искә төшәр юләр яшьлегең.
Йөгереп, килеп, кочкан итеп,
Күрсәтер йокыңда төшләрең.