Сагыну җыры (икенче вариант)

Ак чәчәкләр кебек кар ява
Хәтерләтеп ямьле май кичен,
Шомырт чәчәк аткан тугайда
Йөргән идек икәү нур кичеп.

Сагынамын каеннарны

Каеннарга мин сөялдем,
Кайгыларны сөйләдем.
Синнән башка бу дөньяда
Беркемне дә сөймәдем.

Авылымның каеннарын
Кайтып күрәсем килә.
Синең белән тормыш юлын
Бергә үтәсем килә.

Сагынам (икенче вариант)

Таш калада җилгә ялынам,
Алып кил, дип, чәчәк исләрен.
Мин аларны шундый сагынам,
Исләреннән таныйм төсләрен.

Күрешербез әле!

Озын кышлар бар(е)ыбер үтәрләр,
Гөрләвекләр әле гөрләрләр,
Кайткан кошлар сайрар өздереп,
Яфрак ярыр нәни бөреләр.
Эрер карлар, туарлар җырлар,
Чылтыр-чылтыр агылгач моңнар,
Шул моңнарны кушып сүзләргә,
Җырлый-җырлый атларбыз бергә.