Ялгыз тәкәрлек
Төнге ай нурында, якты күл ярында
Яктык без яшьлекнең учагын.
Син минем бердәнбер, мин синең бердәнбер,
Кил бәгърем, кил ачып кочагың.
Төнге ай нурында, якты күл ярында
Яктык без яшьлекнең учагын.
Син минем бердәнбер, мин синең бердәнбер,
Кил бәгърем, кил ачып кочагың.
Син еракта торып калдың
Язлар белән бергә.
Ә бит язлар, ә бит язлар
Тагын килде җиргә.
Сахраларга барган чакта,
Гөлләргә кагылырсың.
Кайларда йөри икән, дип,
Ярыңны сагынырсың.
Гөлләр, хуш исләр таратып,
Әйләндерер башыңны.
Яшьлек хаталарың өчен
Койма, җаным, яшеңне.
Таң ата да, көн дә кояш чыга,
Керфекләрен ачып, елмаеп.
Саба җиле чык суларын түгә,
Соңгы йолдыз сүнә моңаеп.
Хатлар ала туган илдә
Кемнәр көткән өметләнеп,
Хатлар килә туган илгә
Сөйгәненә егетеннән.
Иртә таңда китсәң бер юл сайлап,
Юлдаш булсын сиңа кошлар сайрап.
Юлларын уңсын,
Күңелле булсын,
Кайт шул ук юл буйлап.
Бакчадагы гөлләремне
Өзми сиңа сакладым.
Көзләр җитте, гөлләр шиңде,
Ә син һаман кайтмадың.
Аерылдык урман юлында,
Җир җиләкле аланда.
Бик ямансу булды миңа
Бер ялгызым калганда.
И мөкатдәс, моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен,
Айрылабыз, ахрысы!
Туктады моң, телләремнән ычкыналмый калды сүзем,
Туктады моң, өлгермәдем, киттем читкә,
Мин янәсе сабыр, түзем, мин янәсе сабыр, түзем.