Сагышларым булып калдың…

Тормыш юлын бергә үтәрбез, дип
Хыялландык яшьлек таңында.
Хыял узды, бары сагыш калды —
Тынгы бирми һаман җаныма.

Карашларың күз алдымнан китми,
Бик еш төшләремә керәсең.
Тәүге сөю. Синең газапларың
Гомерлеккә кала күрәмсең…

Үкенечкә була ашыгулар, —
Ялгышуны бик соң аңладык.
Еллар үтте, юллар аерылды, —
Пар канатлар була алмадык.

Карашларың күз алдымнан китми,
Бик еш төшләремә керәсең.
Тәүге сөю. Синең газапларың
Гомерлеккә кала күрәмсең…

Онытсаң да үпкәләмим инде,
Үзем, бары үзем гаепле.
Җиһан буйлап эзләп чыксам да мин
Таба алмам синең кебекне.

Карашларың күз алдымнан китми,
Бик еш төшләремә керәсең.
Тәүге сөю. Синең газапларың
Гомерлеккә кала күрәмсең..

Күз яшьләре юа алмый икән
Йөрәктәге кайгы-сагышны.
…Хисләремне тыеп торыр өчен
Сабырлыклар кайдан алыйм соң?..

Карашларың күз алдымнан китми,
Бик еш төшләремә керәсең.
Тәүге сөю. Синең газапларың
Гомерлеккә кала күрәмсең…

Оставьте комментарий