Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә

Син булсаң да янәшәмдә, булмасаң да,
Үтә икән гомеркәйләр, барыбер үтә.
Кайвакытта бик бәхетле булыр өчен
Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә.

Җидегән йолдызның чүмече

Төнге күк гөмбәзе чалт аяз,
Йолдызлар сибелгән мәрҗәндәй.
Чүмечкә охшаган җидесе
Барыннан нурлырак җемелди.

Җидегән чишмә

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу.

Җаным (беренче вариант)

Назым, җаным, сине көттем, яр иттем, парлы канатым.
Сине бу кадәрле тик мин яраттым.
Кем әйтсә бер нахак сүз, ышанма — ялган,
Мәхәббәт сүзләре сөйли карашым!

Курай (беренче вариант)

Курай, курай, ышанычлы дус та,
Сердәш тә син татар халкына.
Мәңге яшәр халык мәхәббәте
Җырга-моңга, чабыш атына.

Кичер мине, әнкәй, гафу ит…

Кайтырмын дип, хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр;
Әмма юлларым, сиңа илтмичә,
Еракларга алып киттеләр.

Минем исемем Айгөл

Әнкәем белән әткәем миңа
Айгөлем диеп исем кушканнар.
Берсе аем дип, берсе гөлем дип,
Куеннарына назлап кочканнар.
Рәхмәт, әнкәем, рәхмәт, әткәем,
Миңа бик матур исем тапкансыз.
Айлы төннәрдә керфек какмыйча,
Бишек тирбәтеп, мине баккансыз.

Рәхмәт улым өчен!

Син, син, син — кадерлем,
Иң зур мәхәббәтем,
Ап-ак бәхет гөлем син!
Рәхмәт якын кешем,
Рәхмәт улым өчен,
Ул бит сөю җимеше.

Озак яшә, әнкәй, шатлык белән

Ап-ак чәчләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр әнкәй безнең хакта.
Төбәп күзләреңне безнең кайтыр юлга
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.