Рәхмәт улым өчен!

Син, син, син — кадерлем,
Иң зур мәхәббәтем,
Ап-ак бәхет гөлем син!
Рәхмәт якын кешем,
Рәхмәт улым өчен,
Ул бит сөю җимеше.

Кулыма алгач сабый баламны
Шатлыгын тойдым әти булуның,
Бала назлары татлыдан татлы,
Бәхетле әти була канатлы,
канатлы, канатлы, була канатлы.

Минем улым туды,
Җанга шатлык тулды,
Ул бит нәсел дәвамы.
Улым — горурлыгым,
Ул иң зур шатлыгым,
Үскәч булыр уң кулым.

Кулыма алгач сабый баламны
Шатлыгын тойдым әти булуның,
Бала назлары татлыдан татлы,
Бәхетле әти була канатлы,
канатлы, канатлы, була канатлы.

Без бер бөтен хәзер,
Кулдан килгән кадәр
Мин бит барына әзер.
Матур гаиләдә,
Дөрес тәрбиядә
Язсын аңа үсәргә!

Кулыма алгач сабый баламны
Шатлыгын тойдым әти булуның,
Бала назлары татлыдан татлы,
Бәхетле әти була канатлы,
канатлы, канатлы, була канатлы.

Оставьте комментарий