Җыр эчендә йолдыз булмый

Туган ягымда бер күл бар,
Күл эчендә кондыз бар.
Туган якта бер җыр оттым,
Җыр эчендә йолдыз бар.
Җыр эчендә йолдыз булмый,
Җыр эчендә моң була.
Бергә чакның кадерен белик,
Аерылгач соң була.

Авыл таңы

Таныш урман аша кайтып киләм
Аткан чакта чыклы яңа таң.
Куакларым яфрак кулы белән
Сыйпап кала минем яңактан.

Авылга бер кайтып китик

Әйдә әле, дускай, алчы гармуныңны,
Авылга бер кайтып китик әле.
Онытканнар икән тимәсеннәр,
Урамнардан җырлап (уйнап) үтик әле.

Авылдашларыма

Мин бит сезгә бөтергесез 
Бурычлымын, авылдашларым. 
Арагызда иркәләнеп йөреп 
Үтте гамьсез бала чакларым. 

Авыл көе (беренче вариант)

Уйна тальян гармуныңны,
Яшьлек әрәм узмасын шул;
Моңсызлар да бер моңлансын,
Йөрәкләре сызлансын.
Моңсызлар да бер моңлансын,
Йөрәкләре сызлансын.

Өметеңне өзмә

Шәфәкъ нурларыннан эзлисеңме,
Алсуланып кояш батканда?
Өметләнеп мине көтәсеңме,
Сайрар кошлар канат какканда?

Әллә нигә сине юксынам?

Нигә өметләнеп көтә микән
Чыгарсың дип үзең каршыма.
Ник эзли соң сине күңелкәем,
Борчу уйлар салып башыма.