Мәхәббәткә рәхмәт
Мәхәббәтнең диңгезендә йөзеп
Коенабыз ләззәт күлендә.
Бернәрсәгә аны тиңләп булмый
Аннан башка тормыш юк җирдә.
Мәхәббәтнең диңгезендә йөзеп
Коенабыз ләззәт күлендә.
Бернәрсәгә аны тиңләп булмый
Аннан башка тормыш юк җирдә.
Ташкын булып килеп кердең,
Күргәч әллә нишләдем.
Тәнемдә уйный ялкыннар,
Янам-көям кичләрен.
Кайда йөрсәм, нишләсәм дә
Күңелем сиңа тартыла.
Назлы кочагыңда
Эрергә ашкына.