Мәхәббәт (дүртенче вариант)

Тылсымлы тере су шикелле
Мәхәббәт күңелне яшәртә.
Йөрәккә көч биреп, дәрт өстәп
Мәхәббәт кешене яшәтә.

Язмышлар кушылып язмышка
Яшикче әйләнеп пар кошка.
Табалсак югалтмыйк, нык саклыйк,
Мәхәббәт— бәхет ул тормышта.

Кузгата хисләрнең ташкынын,
Давыллар куптара йөрәктә.
Ихластан сөенеп яшисе
Ходаем биргән бу бүләккә.

Мәхәббәт хисенең барлыгын
Тик сизгер йөрәкләр тоясы.
Гомернең юлларын яктыртыр
Мәхәббәт— күңелнең кояшы.

Оставьте комментарий