Мин нишләрмен сине югалтсам

Кайгыларның барын оныттырып,
Юатасың тик син, юатсаң.
Кемгә барып серем сөйләрмен мин,
Кемем калыр сине югалтсам?

Уйларымнан авырайган башны
Тезләреңә куеп бер ятсам,
Рәхәт була миңа. Ә нишләрмен,
Мин нишләрмен сине югалтсам?

Саф сөюең белән сөендереп,
Елмайтасың тик син, елмайтсаң.
Йөзләремдә минем шатлык бетәр,
Әгәр, иркәм, сине югалтсам.

Оставьте комментарий