Ташкын булып килеп кердең,
Күргәч әллә нишләдем.
Тәнемдә уйный ялкыннар,
Янам-көям кичләрен.
Кайда йөрсәм, нишләсәм дә
Күңелем сиңа тартыла.
Назлы кочагыңда
Эрергә ашкына.
Мин башканы сөя алмам,
«Син» дип тибә йөрәк,
Өнемдә дә, төшемдә дә
Миңа бары син кирәк.
«Сөясеңме» дип сорама,
Үзең күреп торасың.
Мәхәббәтем, җаным, тәнем
Сиңа бүләк буласын.
Таң йолдызы булып уян,
Кояш булып көн дә ян.
Сөйгән ярым, бердәнберем
Булып кал.
Тик бер мизгел,
Тик бер караштан
Килә ул мәхәббәт.
Бәхет өчен тагын ни кирәк?
Кавышса ике йөрәк.