Туйда теләкләр

Хәерле сәгатьләрдә
Хәерле юлга
Сезгә бүген ак бәхетләр
Телибез туйда!
Туйлар узып китсәләр дә,
Сүнмәс мәхәббәт
Илгә иминлекләр килсен,
Йортка бәрәкәт
Яшәгез бергә-бергә
Сөеп-сөелеп кенә
«Көмешем» — диеп кенә
«Җимешем» — диеп кенә

Балалар үстерегез
Бәхетле йортта
Бәхетегез чәчәк атсын
Һәрбер минутта!
Туйлар узып китсәләр дә,
Сүнмәс мәхәббәт
Илгә иминлекләр килсен,
Йортка бәрәкәт
Яшәгез бергә-бергә
Сөеп-сөелеп кенә
«Былбылым» — диеп кенә
«Күз нурым» — диеп кенә

Дөньялар нинди матур
Бәхетләр уртак
Яшәгез гомер-гомергә
Сөюне саклап
Туйлар узып китсәләр дә,
Сүнмәс мәхәббәт
Илгә иминлекләр килсен,
Йортка бәрәкәт
Яшәгез бергә-бергә
Сөеп-сөелеп кенә
«Аппагым» — диеп кенә
«Йомшагым» — диеп кенә

Яшәгез бергә-бергә
«Көмешем» — диеп кенә
«Җимешем» — диеп кенә
«Былбылым» — диеп кенә
«Күз нурым» — диеп кенә
«Аппагым» — диеп кенә
«Йомшагым» — диеп кенә

Оставьте комментарий