Табыштык

Ике йөрәк яртышар.
Уратты да юлыбызны
Парлы итте язмышлар.

Табыштык, табыштык,
Уртак итеп язмышны,
Уртак итеп язмышны.
Кавыштык, кавыштык,
Парлы итеп тормышны,
Парлы итеп тормышны.

Кояш кебек янам бүген,
Син — күңелем балкышы,
Син — бәхетем, син — шатлыгым,
Син — гомерлек табышым.

Табыштык, табыштык,
Уртак итеп язмышны,
Уртак итеп язмышны.
Кавыштык, кавыштык,
Парлы итеп тормышны,
Парлы итеп тормышны.

Синең күзләр минем күздә,
Кулларыңда — кулларым.
Терәк булып, кирәк булып,
Үтик тормыш юлларын.

Табыштык, табыштык,
Уртак итеп язмышны,
Уртак итеп язмышны.
Кавыштык, кавыштык,
Парлы итеп тормышны,
Парлы итеп тормышны.

Оставьте комментарий