Туй җыры (дүртенче вариант)

Иң бәхетле көнегездә бүген
Чәчләрегез чәчкә бәйләнде!
Өстәлләрдә түгел, йөрәкләрдә
Көлтә-көлтә чәчкә бәйләме

Үтегез сез җитәкләшеп кенә!
Гомер юлын бәхет, шатлыкта,
Бүгенгедәй матур парлар булып,
Килеп җитегез сез картлыкка.

Туегызны тәүге адым итеп
Олы юлга чыгып китегез!
Киткән чакта, әткәй-әнкәйләрнең
Фатихасын алып үтегез!

Үтегез сез җитәкләшеп кенә!
Гомер юлын бәхет, шатлыкта,
Бүгенгедәй матур парлар булып,
Килеп җитегез сез картлыкка.

Пар балдакдар пар язмышлар булып
Бәйләсеннәр сезне гомергә
Бирсен ходай әткәй-әнкәгезгә
Оныкларын назлап сөяргә

Үтегез сез җитәкләшеп кенә!
Гомер юлын бәхет, шатлыкта,
Бүгенгедәй матур парлар булып,
Килеп җитегез сез картлыкка.

Оставьте комментарий