Әгәр мине шулай яратсаң…

Уянам да йоклый алмый ятам…
Уйлар баса кайчак төннәрен…
Нигә яшим бу фани дөньяда,
Кирәкмәсәм әгәр кемгәдер?!

Мал җыюдан һәрчак өстен булдым,
Мин фәлсәфә ташын эзләдем…
Биеклеккә менеп, дөнья көтүләрем
Кирәк иде кебек кемгәдер.

Авырлыклар килсә, чигенмәдем,
Дошманнарга серем бирмәдем.
Өмет учакларын сүндермәвем
Кирәк иде кебек кемгәдер.

Хыянәтләр, яла ягулардан,
Көҗүмнәрдән куркып үлмәдем.
Сизә идем — шулай яшәүләрем
Кирәк иде кебек кемгәдер.

Еллар үткәч кенә аңладым бит:
Бөтен хикмәт синдә ләбаса!..
Бу дөньяда озак яшәр идем,
Син дә мине шулай яратсаң…

Оставьте комментарий