Аның белән көлеп сүз башладым

Аның белән көлеп сүз башладым,
Көлеп җавап бирде.
Уйнап кына: «Чыгасыңмы?» — дидем.
Уйнап: «Ярар!» — диде.

Арышлар

Оныта алмыйм һаман,
Газапланам, янам,
Инде кайда гына йөрмәдем.
Күңелемдә арыш —
Сары сагыш.
Башак шавын ишетәм төннәрен,
Узса җилләр исеп,
Дулкынлана ничек,
Офыкларга җитеп офыктан.
Күпме җырлар оттым
Һәм оныттым,
Тик арышлар җырын онытмам,
Дулкынлана арыш,
Басуларда сагыш,
Көннәр инде көзгә авышкан.
Авылым кырларына
Мин һаман да
Сезне сагынып кайтам, арышлар.

Авылымны сагынып

Төнге тынлык җырлый
Кайчак таңга кадәр.
Йокы оча хыял күгендә.
Күңел — тирән чоңгыл,
Гүя шуннан тыңлыйм
Әтәчләрнең моңын бүген дә.
Элек безнең сәгать
Чылтырамый иде,
Тик әтәчләр җырлап уятты.
Моңга чумган авыл,
Бәлки, йоклар иде,
Ал таңнар күз сирпеп оялтты.
Без яшисе көнне
Уятырга теләп
Яңгыраган әтәч моңнары.
Күкнең куеныннан
Таңны уятырлык,
Аңа охшаш серле моң бармы?