Асылмалы күпер

Асылмалы күпер, асылмалы,
Алты үттем күпер аркылы.
Алты үттем, күңелем басылмады,
Басылмаска купкан, ахыры.

Асылмалы күпер, чайкалмалы,
Чайкалдырып юри тирбәлә,
Чайкалмалы күпер, чайкалма әле,
Ят кешеләр йөри тирәмдә.

Күпер дө генә төбе зәңгәр капка,
Тугыз гына түгел, ун такта,
Капка бавын ятлар тарткан чакта
Үз дигәнем йөри еракта.

Такталарның купкан зәңгәрләре,
Купкан җире тора каралып,
Сөйгәнемнең килми хәбәрләре,
Зиһеннәрем тора таралып.

Капка да гына төбе карама агач,
Кәүсәсендә тимгел каралар,
Үз сөйгәнем килеп карамагач,
Ят куллардан кемнәр аралар?

Асылмалы күпер чайкалмалы,
Үрмә баулар белән бәйләнгән.
Чайкалма әле, күпер, чайкалма әле,
Болай да бит башым өйләнгән.

Оставьте комментарий