Өзелә бит үзәгем

Сандугачым, әйт үземә,
Кайсы талга кунасың?
Күзем йомсам, күз алдымда
Торган төсе буласың.

Сандугачым, гүзәлем лә,
Тибрәтмә тал үзәген.
Исләремә төшермәгез
Өзелә минем үзәгем.

Оставьте комментарий