Ак яулыклар салам әле

Ак төс — шатлык төсе диеп әнкәй,
Яулыкларның сөйде(ң) гел агын.
Безнең янда йөредең кояш булып,
Елаганда качып еладың.

Ак яулыклы әнием

Чәчләреңә япкан ак яулыгың
Бик килешә, әнкәм, йөзеңә.
Ак яулыгың төсле ак күңелең,
Саф күңелең чагыла күзеңдә.

Ана нәсыйхәте…

Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтем үтә берүк балам,
Үтә берүк, сиңа әйтеп калдырам!

Ана сагышы (беренче вариант)

Язгы сулар ургып аккан чакта,
Күңелләрем сине юксына,
Язлар ямьле түгел синнән башка,
Кайт син, балам, тизрәк кайтсана.
Кайт, күз нурым, кайт туган ягыңа,
Тургайларың сине сагына.

Исән-сау бул, әни!

Бәлки, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Гомер ит син исән-сау гына!