Ак яулыклар салам әле

Ак төс — шатлык төсе диеп әнкәй,
Яулыкларның сөйде(ң) гел агын.
Безнең янда йөредең кояш булып,
Елаганда качып еладың.

Ак яулыгың (яулыклар) төсе күчкәндерме,
Әллә җилләр, карлар сипкәнме?
Сипкәндәме, кара чәчләреңне
Кырау төсле ап-ак иткәнме?

Мин генә дә сиңа гомеремдә
Ни кадәрле борчу китергән?!
Җыерчыгың, һәр ак чәчең өчен
Хәзер синнән гафу үтенәм.

Еллар тараган да, чал атканда
Чәчләреңне кышын, җәйләрдә.
Ак яулыклар сиңа салам әле
Минем төсем итеп бәйләргә.

Оставьте комментарий