Ана нәсыйхәте…

Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтем үтә берүк балам,
Үтә берүк, сиңа әйтеп калдырам!

Яшь гөмерләр үтеп,картлык көннәр җиткәч,
Матур килеш булмый сакланып…
Артыксынма,балам, күрсәт син сабырлык,
Яткыра күрмә ялгыз ташланып.

Бала чактагыдай һаман шатландыра
Синең елмаюың, синең көлүең.
Очырашкан чакта кояштай ягымлы,
Якты чырай белән миңа йөрүең.

Якты дөньяларга килгән көннән бирле,
Ялгыз калдырмадым, булдым кырыңда.
Берүк ялгыз итмә, мине ташлап китмә,
Ялгыз карчык итмә язмыш кулында.

Булсаң минем янда соңгы көннәремдә
Онытырмын хәсрәтемне-моңымны,
Сакламасам иде нәфрәт тойголарын,
Күңел түрендәге кайгы-зарымны.

Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтем үтә берук балам,
Үтә берүк, сиңа әйтеп калдырам!

Оставьте комментарий