Яшик әле сөенеп
Ходай биргән гомерләрдә
Яшик әле сөенеп.
Ямен җибәрмик тормышның
Юкка-барга көенеп.
Ходай биргән гомерләрдә
Яшик әле сөенеп.
Ямен җибәрмик тормышның
Юкка-барга көенеп.
Буран каплый юлларымны —
Ниләр көтә торгандыр.
Заман авыр дисез лә сез,
Сезгә ниләр булгандыр.
Аерма, язмыш, аерма
Шау чәчәкле юлларны.
Сүндермә ялгыш, сүндермә
Ялкынлы йөрәкләрне.
Яратып яшәсәң, гомер матур уза,
Сөенеп каршылый таңнарын.
Уфтанып яшәсәң, йөрәк генә туза,
Чәчләргә чал кертә зарлары.
Яратам мин зәңгәр күктә
Мең-мең йолдыз янганын,
Гашыйҡ җаннар ай нурында
Бәхеткә койынганын.
Күп тапкыр әйттеләр: син көчле юлыңда булганда,
Күрсәтмә күз яшьне ватылган күңелең тулганда.
Киткәннәргә дәшмә, эзләмә үткән көн җылысын,
Син түгел, башкалар юлларда абынып егылсын.
Китәр идем ерак-ерак,
Ал язмыш таңнарына.
Яралы күбәләк булып
Очам гел яннарыңда.
Гомер үтә, шаулап гөрләп үтә,
Таралыша үскәч балалар.
Сиздермичә картлык килеп җитә,
Ялгыз кала ата-аналар.
Язмыш каратса карага,
Ак агырак күренер.
Аяз көннең кадерләрен
Давыл көннәр күрсәтер.
Бар әле уйлыйсы уйларым,
Яшәү бар, бар балам, дөньясы.
Ничек мин түзәрмен, ничек мин йөзәрмен,
Бу тормыш елгасын буйлыйсы.