Арча
Арча якларына карыйм,
Дустым Арча ягында.
Арча ягы бигрәк матур
Кош сайраган чагында.
Арча якларына карыйм,
Дустым Арча ягында.
Арча ягы бигрәк матур
Кош сайраган чагында.
Аркылы тау буенда
Шау табигать куенында,
Өлгергән җир җиләге,
Ах, кызарып кояш нурында.
Бергәләшеп йөргән сукмаклардан
Ялгыз гына кайтып киләмен.
Син яраткан чәчәкләрне җыеп,
Такыялар үреп киямен.
Ярда — егет, көймәдә — кыз,
Су өстендә ай йөзә.
Ике ярны тоташтырып
Дулкыннарда юл тезә.
Гөлләрем чәчәк аттылар,
Дөньяга ямь таратып.
Шатлык яшьләрем тамдылар,
Яннарыма син кайттың.
Аяз таңда чыклар төшә
Талларга, үләннәргә.
Мең дә бер гасыр үтте,
Сезләрне күргәннәргә.
Назлы карашларың беләм,
Зинһар, сөеп карама.
Бара алмыйм яннарыңа —
Упкын бар бит арада.
Нинди сагыш соң бу, килә көн дә,
Булса иде шуңа бер дәва.
Арабызны тагын да салкынайтып
Апрель азагында кар ява.
Тугайдагы чәчәкләрнең,
Тик акларын мин сайлыймын.
Чөнки алар күңелемнең,
Чагылышы бит апаем.
Алтын-көмеш, алтын-көмеш,
Күз чагыла — карасаң.
Алтын-көмеш кирәк түгел,
Бер-береңне аңласаң!