Аркылы тау

Аркылы тау буенда
Шау табигать куенында,
Өлгергән җир җиләге,
Ах, кызарып кояш нурында.

Җир җиләге җиткән чак,
Күңлем хискә тулган чак.
Чиләк-чиләк җиләк җыйган,
Сине өз(е)леп сөйгән чак.

Аркылы тау киртләч-киртләч,
Хәлең җитсә менәрсең.
Сөярсеңме, түзәрсеңме —
Белмим, нихәл итәрсең?

Җир җиләге җиткән чак,
Күң(е)лем хискә тулган чак.
Чиләк-чиләк җиләк җыйган,
Сине өз(е)леп сөйгән чак.

Җиләк пешкән, иелеп төшкән,
Җиргә ятып җыярлык.
Аркылы тау ис(е)мә төшсә,
Сине саг(ы)нып җырларлык.

Җир җиләге җиткән чак,
Күңлем хискә тулган чак.
Чиләк-чиләк җиләк җыйган,
Сине өз(е)леп сөйгән чак.

Оставьте комментарий