Салкын чишмә (беренче вариант)
Биек тә биек тауның астында
Чылтырап ага суның салкыны.
Тау астында салкын чишмә
Чылтыр-чылтыр агадыр.
Иҗтиһат кыл кавышырга,
Гомер үтеп барадыр.
Биек тә биек тауның астында
Чылтырап ага суның салкыны.
Тау астында салкын чишмә
Чылтыр-чылтыр агадыр.
Иҗтиһат кыл кавышырга,
Гомер үтеп барадыр.
Ямьле җәйдә, асыл чәчәкләрнең
Тамып торган чакта баллары,
Бөгелә-сыгыла озатып калды мине
Сакмарымның сары таллары.
Сакмар сукайлары җырлап ага,
Йөрәктә тибрәтә тавышын,
Чыңгырап килгән моңны ишеттемме —
Тарала да китә сагышым.
Сакмар да гынай суы буйларында
Сандугачлар тавышын, тыңладым.
Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.
Гөрләп акты кар сулары,
Ямьләнде тугай.
Ак болытлардан югары
Сайрады тургай.
Дим ярыннан үрелеп әрем өздем,
Әрем әрем инде, әче — түз.
Күпме назлы сүзләр йөрәгемдә,
Иреннәрдә генә әрем сүз.
Уйна Саба көйләренә,
Еракларга чыңласын.
Шатлыклы хезмәт җырларын
Шат халыклар тыңласын.
Батыр юллары әллә такырмы,
Әллә күктән йолдыз явамы?
Күзләреңә әгәр бер карасам,
Йөрәккәең синең янамы?
Ромашкалар тирбәлә җирдә,
Бер күмелеп, тагын күренеп.
Йөгерә-йөгерә шаян нәниләр
Кырда качыш уйнаган кебек.
Пар каеннар урман юлында
Озатып кала һәрбер юлчыны.
Кем өчендер юллар әле кыска,
Кемнәрнедер көтә озыны.