Сакмарымның сары таллары

Ямьле җәйдә, асыл чәчәкләрнең
Тамып торган чакта баллары,
Бөгелә-сыгыла озатып калды мине
Сакмарымның сары таллары.

Ерак сәфәрләрдә узды минем
Гомеремнең байтак таңнары,
Тик уемда һәрчак яфрак ярды
Сакмарымның сары таллары.

Туып үскән якка кайтып киләм,
Чәчләремдә язмыш карлары.
Яшь аралаш кына елмаялар
Сакмарымның сары таллары!

Оставьте комментарий